+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 октябрь 2021, 11:22

Аварияләрдә ике кеше гомере өзелгән...

Коточкыч юл-транспорт һәлакәтләре Нефтекамада һәм Күмертауда булган.

Аварияләрдә ике кеше гомере өзелгән...
Аварияләрдә ике кеше гомере өзелгән...
Башкортстанда тәүлек эчендә юл-транспорт һәлакәтләрендә ике үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта Башкортстан буенча ЮХХДИ матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

Беренче юл-транспорт һәлакәте 17 октябрь иртәсендә Нефтекамада булган. Урындагы 53 яшьлек кеше Кырым-Сараево авылына керү юлында кюветка чыгып очкан. Аның «ВАЗ–2107» автомобиле капланган. Авариядә алган җәрәхәтләрдән машина йөртүче шунда ук үлгән.

Шул ук көнне кич белән Күмертауда 53 яшьлек "Mitsubishi RVR" машинасын йөртүче бордюр ташына менгән. Нәтиҗәдә, аның да чит ил машинасы да капланган. Ир табиблар килгәнче үлгән.

Шунысын билгеләргә кирәк, ике водительнең дә хәвефсезлек каешлары эләктермәгән булуы ачыкланган. Алар эләктерелгән очракта ике водитель дә исән калыр иде, дип белдерә ЮХХДИ хезмәткәрләре. Әлеге вакытта фаҗигаләрнең нечкәлекләре һәм сәбәпләре ачыклана.

Фото: gorobzor.ru сайтыннан


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: