+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 октябрь 2021, 11:20

Эчендә ике ай үле бала йөрткән...

Хатын берничә тапкыр табибларга мөрәҗәгать иткән булган.

Эчендә ике ай үле бала йөрткән...
Эчендә ике ай үле бала йөрткән...

Уфада әни булырга җыенган атын ике айга якын эчендә үлгән бала йөрткән. Бу вакыйга турында "Ике канат" күпбалалы гаиләләргә ярдәм фонды сөйләде.

Фонд хезмәткәрләре сүзләренчә, фаҗигагә бер атна кала булачак әни ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән булган.

Интернет челтәрендә бастырылган видеода билгеләнгәнчә, хатын 15 октябрьдә икенче скринингта баланың үлгән булуы турында сөйли. Ул вакытта йөклелекнең 23нче атнасы булган. Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, бала 14 атнада үлгән булган.

"12 атнада мин беренче скринингка бардым. Минем балам исән иде. Бернинди патология дә булмады. Барысы да яхшы иде", - дип сөйли өченчегә әни булырга җыенган хатын.

Беренче скринингтан соң хатынның кан басымы югары булган. Биленең авыртуына, һушын югалтуына зарланган булган ул. Ул үзенең табибларына һәм акушер-гинекологына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән булган.

3 октябрьдә хатынның хәле начарлана. Аны дәваханәгә 170/120 кан басымы белән алып китәләр. Ләкин аны кабул итми, өйгә озаталар. 4 октябрьдә ул хатын-кызлар консультациясе килә. Анда ул үзен начар хис итүен әйтә. Әмма аны, баланың йөрәк тибеше бар дип, яңадан өенә озатканнар. Ә кан басымыннан дару язганнар.

16 октябрьдә Никаны дәваханәгә алып китәләр. Хатынга, хәбәр ителгәнчә, бала тудыруны стимуллаштыру өчен дару биргәннәр. Бала табучының бүгенге хәле турында хәбәр юк.

Әлегә Сәламәтлек саклау министрлыгы бу хәлгә ачыклык кертмәде.

Фото: admkrposelen.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: