-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 октябрь 2021, 14:55

Башкортстан – ил субъектлары рейтингында беренче урында!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге битендә куанычлы яңалык урнаштырган.

Башкортстан – ил субъектлары рейтингында беренче урында!
Башкортстан – ил субъектлары рейтингында беренче урында!
“Безнең барлык тырышлык һәм ярдәм чаралары да нәтиҗә китерә. Башкортстан - кулланучыларның якланганлыгы дәрәҗәсе буенча Русия Федерациясе субъектлары рейтингында беренче урында.

Рейтингны кулланучылар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклаучы "Русия кулланучылары берләшмәсе" Гомумрусия иҗтимагый хәрәкәте төзегән.

Без - кулланучылар хокукларын тәэмин итү буенча төбәк программасын финанслауга, ярдәмнең нәтиҗәле механизмнарын, шул исәптән кулланучыларның финанс, иҗтимагый берләшмәләрен булдыруга ирешкән субъектларның берсе.

Соңгы өч елда республикада кулланучылар белеме турында актив сөйли башладылар.

Республикада, Русия Федерациясенең бердәнбер төбәгендә, кулланучылар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил бар, бизнес-шерифлар актив эшли.

Әлбәттә, ковид безнең планнарга үз төзәтмәләрен кертте. Әмма кулланучылар һәм бизнеска ярдәм итәргә кирәк, һәм без моны эшләячәкбез”, - дип яза Радий Хәбиров “ВКонтакте”да.

Фото: “ВКонтакте”

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: