-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 октябрь 2021, 13:47

Үз өендә янып үлгән...

Коточкыч янгын Әлшәй районының Челноковка авылында булган.

Үз өендә янып үлгән...
Үз өендә янып үлгән...
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенә бүген иртән Әлшәй районының Челноковка авылындагы Үзәк урамда урнашкан йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән.

Урынга тиз арада янгын сүндерүчеләр җибәрелгән. Идарәнең матбугат хезмәтендә хәбәр ителгәнчә, коткаручылар 8х5 метр зурлыгындагы бер катлы агач йорт януын ачыклаган. Янгын сүндерүчеләр янгынны сүндергән. Фаҗига урынын тикшерү барышында 45 яшьлек ир-егетнең гәүдәсе табылган.

Хәзер урында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тикшерүчесе, тикшерү-оператив төркем эшли. Янгынның сәбәпләре һәм нечкәлекләре ачыклана.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: