+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 октябрь 2021, 22:10

"ФормART" стрит-арт фестивале җиңүчеләре билгеләнде

21 октябрьдә "ФормART" Идел буе федераль округының стрит-арт фестивале җиңүчеләрен билгеләү һәм ябу онлайн-тантанасы булды. Проект Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров башлангычы буенча гамәлгә ашырыла.

"ФормART" стрит-арт фестивале җиңүчеләре билгеләнде
"ФормART" стрит-арт фестивале җиңүчеләре билгеләнде

«ФормART» фестиваленең үзәк мәйданчыгы быел Киров өлкәсе булды. Җиңүчеләрне һәм призерларны халык тавыш бирүе нәтиҗәләрен һәм экспертлар тавышларын кушу нәтиҗәләре буенча билгеләделәр. Бүген туры эфирда Идел буе федераль округының 14 төбәге вәкилләре эксперт тавыш бирү йомгаклары турында сөйләделәр. Жюри фикеренчә, бертавыштан призлы урыннар Марий Эл, Башкортстан һәм Самара өлкәсе рәссамнарына бирелде.

Өченче урынны Башкортстаннан Ләйсән Билалованың «Будущее - в сердце» эше алды.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: