+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 октябрь 2021, 22:28

Салават Юлаев һәйкәленә ни булган?

Соңгы вакытта Башкортстан башкаласының истәлекле урыннарының берсе - башкорт халкының милли батыры Салават Юлаев һәйкәле реставрациясе тирәсендә фикер алышулар тынмый. Бүген журналистларны һәйкәл янына чакырдылар һәм мәсьәләнең үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Салават Юлаев һәйкәленә ни булган?
Салават Юлаев һәйкәленә ни булган?

Салават Юлаевка һәйкәл федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булып тора. Аны тикшергәннән соң 2019 һәм 2020 елларда кимчелекләр ачыкланган.

- Бу - уникаль һәйкәл, республикабыз һәм бөтен ил байлыгы. Аңа нәрсә булган? Скульптура материалы - чуен, иң яхшы маркалы түгел. Эретеп ябыштыру сугыштан соңгы елларда сыйфатсыз электродлар белән башкарылган. Һәйкәлне берничә тапкыр яшен сукан булган дип тә уйлыйм. Иң мөһиме - начар процесслар 2020 елда, аның нигезендә башланган, - дип сөйләде архитектура-реставрация бюросы җитәкчесе Наилә Майорова.

Шулай итеп, атның алгы сул аягына йөкләнеш арткан, анда кайбер элементларны алмаштырырга кирәк.

Реставрация эшләре урында ук башкарылачак: һәйкәл скульптурасын постаменттан уң якка төшерәчәкләр, павильон якынча 10 метрда урнашачак. Реставрация эшләренең барышын Иҗтимагый совет контрольдә тотачак. Аның составы әле расланмаган, советны формалаштыру 15 ноябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш.

Хәзерге вакытта проектлау процессы дәвам итә. Әгәр проект документлары кисәтүләрсез расланса, реставрация 2022 елның маенда башланачак һәм 9 айга якын дәвам итәчәк. 2024 елда Уфа юбилее уңаеннан шәһәрнең төп истәлекле урыннарында эшләрне төгәлләү планлаштырыла.

Фото: Ример Насретдинов.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: