Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм “Башнефть” җәмгыятенең генеральный директоры Хәсән Татриев Караидел районының Караяр авылында күпфункцияле мәдәният йортын ачу тантанасында катнаштылар.
– Караяр авылы халкын истәлекле вакыйга – яңа мәдәният йорты ачылу белән котлыйм. Коронавирус пандемиясенең катлаулы чорында без республиканың иҗади коллективларына һәм актив авыл кешеләренә ярдәм итәргә тырышабыз, мәдәният учреждениеләренең матди базасын ныгытабыз, – диде Радий Хәбиров. – Шулай ук “Башнефть” җитәкчелегенә әлеге бинаны тергезүгә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерәсем килә. Компания ярдәме белән республикада 260тан артык социаль объект төзелде.
Хәсән Татриев Караяр авылында яшәүчеләргә иҗади уңышлар теләде.
– Мәдәният йорты төрле яшьтәге кешеләрне үзенә тартып торучы урынга әвере-лер дип ышанам, – диде ул. – Бүгенге ча-ра – безнең компания тормышка ашырган зур социаль программаның ачык бер чагылышы.
Караидел районы хакимияте башлыгы Айдар Шәйдуллин авыл халкы исеменнән Радий Хәбировка һәм Хәсән Татриевка мәдәният йорты төзелеше өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, бу – муниципалитет өчен бик мөһим объект, ул урындагы халык өчен чын мәдәният учагы булачак.
Чара ахырында Радий Хәбиров, Хәсән Татриев һәм башка мөхтәрәм кунаклар, мәдәният йорты янында яңа аллеяга нигез салып, чыршы үсентеләре утырттылар.
Арытаба Радий Хәбиров Караидел районының Караяр авылында яшәүчеләр белән аларны борчыган мәсьәләләр турында фикер алышты. Әйтик, авыл халкы үзәк урамдагы юл өслеген ремонтлау үтенече белән мөрәҗәгать итте.
– Киләсе атнада без бу эшне башлаячакбыз, – диде Радий Хәбиров.
Моннан тыш, авыл халкы Караярда даруханә ачуны, амбулатория төзүне, иске ашыгыч ярдәм һәм янгын сүндерү машиналарын яңага алыштыруны сорады.
– Амбулатория төзелешен 2023-24 елларга планга кертәчәкбез, шунда ук даруханәне дә караячакбыз, – диде Радий Хәбиров. – Ашыгыч медицина ярдәме машинасына килгәндә, республикага мондый автомобильләрнең чираттагы партиясе килү белән аларның берсен урындагы табибларга тапшырачакбыз.
Төбәк җитәкчесе Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетына урындагы янгын дружинасын техника белән тәэмин итү мәсьәләсен ачыкларга һәм автопаркны яңарту вариантларын тәкъдим итәргә кушты.
Шунда ук төбәк җитәкчесе урта мәктәптә булды. Аның тарихы 1954 елда башлана. Башлангыч мәктәп ике фатирлы йортта урнаша. Уку йортының яңа бинасы 2001 елда төзелгән. Биредә алты торак пункттан 148 бала укый. Көн саен өч мәктәп автобусы бирегә 90 укучыны алып килә.
Мәктәп директоры Гөлнара Кадрасова билгеләп үтүенчә, быел уку йорты Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән төзелгән федераль программа кысаларында капиталь ремонт үткәреләчәк мәктәпләр исемлегенә кергән.
Мәктәпнең аерым горурлыгы – республиканың әйдәүче рәссамнарының 60тан артык эше тәкъдим ителгән сәнгать галереясы. Алар арасында – Вәсил Ханнанов, Айрат Терегулов һәм башка бик күпләрнең картиналары. Галереяны булдыру башлангычы белән Башкортстанның атказанган рәссамы, әлеге мәктәпне тәмамлаган скульптор Фирдант Нуриәхмәтов чыккан. Бирегә экскурсиягә Караидел районының башка мәктәпләреннән дә киләләр.
– Бу – искиткеч музей. Монда тәкъдим ителгән коллекция бик лаеклы дип саныйм, – диде Радий Хәбиров. – Гомумән, нәкъ менә авыл мәктәпләрендә – барысы да чын, хисле. Биредә милләтнең чын рухы саклана. Шуңа күрә без мондый мәктәп-ләрне саклыйбыз һәм һәрчак ярдәм итәчәкбез.
Алсу НУРИМАНОВА.