+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 октябрь 2021, 11:50

112 нче Башкорт кавалерия дивизиясе байрагы Краснокама районында сакланачак

Бүген Краснокама районының Яңа Актанышбаш авылында Әхмәтхуҗа Әхмәдуллин исемендәге авыл мәдәният йортына 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясе байрагын тапшыру тантанасы булды.

112 нче Башкорт кавалерия дивизиясе байрагы Краснокама районында сакланачак
112 нче Башкорт кавалерия дивизиясе байрагы Краснокама районында сакланачак

Шәйморатовчыларга багышланган мемориаль такта нәкъ бер ел элек куелган иде. Бөек Ватан сугышында катнашучылар — 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясе сугышчылары Әхмәтхуҗа Әхмәдуллин һәм Хәнәфи Нургалиев. Алар икесе дә Яңа Актанышбаш авылында туып үскән. Хәнәфи Нургалиев истәлегенә мемориаль такта мәктәп бинасында урнаштырылган. 2020 елның апреленнән уку йорты аның исемен йөртә.
"Авыл тарихы белән танышканнан соң, мин бу җирдә нинди көчле рухлы кешеләр яшәвен аңладым, — дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы Башлыгының эчке сәясәт буенча беренче урынбасары Урал Килсенбаев. — Бу авылның тарихы бик бай, фактлар биредә көчле рухлы кешеләр яшәве турында сөйли. Сезнең район дәрәҗәсендә генә түгел, республика дәрәҗәсендә дә танылган шәхесләр турында сөйләвегез сокландыра.
112нче Башкорт кавалерия дивизиясе даны Советлар Союзы Герое Миңнегали Шәйморатовның ордены туган ягына кайтканнан соң тагын д а киң тарала. Ә дивизиянең каһарманлыгы аның сугышчыларының батырлыгы белән турыдан-туры бәйле. Дивизия чолганышта калгач, нәкъ менә сезнең якташларыгыз аның байрагын коткарып кала. Бүген бу байрак Геройның туган ягына кайтты - бу чын бәйрәм".
"Бөтендөнья башкорт корылтае" Президиумы рәисе, VІІІ чакырылыш Русия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты Эльвира Аеткулова бу тантананың ничек әзерләнүе турында сөйләде.
"Бүген 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясе байрагын авыл мәдәният йорты сәхнәсенә чыгардылар - бу бик зур вакыйга. Бөтендөнья башкорт корылтае агымдагы елны Тарих елы дип игълан итте, гореф-гадәтләр, хәтер яңадан торгызыла.
Соңгы вакытта тарихи фактларны бозу очраклары ешайды, аларны дөрес булмаган интерпретацияләү борчый. Без үсеп килүче буынга дөрес мәгълүмат бирергә тиеш. Яшьләр горурлана ала торган кешеләр янәшәдә генә. Бүгенге чара нәкъ менә шул хакта.
Без үз геройларыбыз, тарихи шәхесләр турында күбрәк сөйләргә тиеш. Ә икенче бурыч - архивлар белән эшләү, шәҗәре төзү" — диде Эльвира Аеткулова.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: