+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 октябрь 2021, 17:10

“Без дус һәм бердәм”

21-23 октябрьдә Санкт-Петербургта Башкорт мәдәнияте көннәре узды. Башкортстаннан рәсми делегация составында чарада "Аҡбуҙат" балалар журналы баш мөхәррире, шагыйрә, “Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгресс)" башкарма комитеты әгъзасы Лариса Абдуллина һәм Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт программаларын һәм төбәкара хезмәттәшлеген гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Илдус Каһарманов катнашты.

“Без дус һәм бердәм”
“Без дус һәм бердәм”

Башкорт мәдәнияте көннәре кысаларында "Аҡбуҙат" журналы мөхәррире Лариса Абдуллина яшь укучылар белән очрашты. Ансар һәм Даня Бүләковлар, Алинә һәм Диана Яһүдиналар, Әминә һәм Рәшит Хәмитовларга, Самир Ибраһимовка басманың махсус чыгарылышы, "Живой родник" балалар китабы, "Урал батыр" комикслары, милли бизәкле блокнотлар һәм ручкалар бүләк ителде.

Санкт-Петербург шәһәрендә иҗтимагый башлангычларда башкорт телен өйрәнү буенча якшәмбе дәресләре оештырылган. Барлыгы дәресләргә 15тән артык бала йөри. Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы якшәмбе мәктәбе эшчәнлегенә ярдәм итү максатыннан башкорт телендә алфавит, укыту-методик һәм матур әдәбият тапшырды. Артем Фәхриевка Исмәгыйл Тасимов көннәрендә катнашкан өчен министрлык дипломы тапшырылды. Башкорт мәдәнияте көннәре зур гала-концерт белән тәмамланды.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: