-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 октябрь 2021, 17:30

«Кайнар линия»гә шалтыратыгыз!

28 һәм 29 октябрьдә 11.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр 8-800-347-5000 телефоны буенча гаилә конфликтларын кисәтү һәм хәл итү, көнкүрештә көч куллану, аерылышулар мәсьәләләре буенча “Аек авыл" республика конкурсы кысаларында тематик “кайнар линия” эшләячәк.

«Кайнар линия»гә шалтыратыгыз!
«Кайнар линия»гә шалтыратыгыз!

Акцияне оештыручылар - Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Бөтендөнья башкортлары корылтае. Республиканың теләсә кайсы кешесе башкорт һәм урыс телләрендә белгечләрдән аноним һәм түләүсез консультация алала.

Әгәр бәйлелек проблемасы гаилә бәхетен генә түгел, шәхси иминлекне дә, үз тормышыгызның, якыннарыгызның тормышын саклап калуны да сорау астына куйса - дәшми калмагыз, түзеп тормагыз, шулай булырга тиеш дип уйламагыз.

Белгечләр сезгә ярдәм итәргә әзер. Шалтыратыгыз һәм үзегезне борчыган сорауларга җавап алырсыз.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: