+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 октябрь 2021, 19:40

Авылга асфальт Радий Хәбировның кушуы буенча җәелде

Бүген Бөрҗән Юл ремонтлау-төзү идарәсе көчләре белән районның Нәби авылындагы Моронташ урамына асфальт җәю тәмамланды.

Авылга асфальт Радий Хәбировның кушуы буенча җәелде
Авылга асфальт Радий Хәбировның кушуы буенча җәелде

Искәртәбез, 15 октябрьдә Бөрҗән районы буенча эш сәфәре барышында республика Башлыгы Радий Хәбиров Нәби авылында булып, «Башкиравтодор» җәмгыяте генеральный директоры Илдар Юлановка үзәк урамнарны норматив хәлгә китерергә һәм районның торак пунктларына килә торган урыннарны ремонтларга кушкан иде.

Бүгенге көндә юл кырыйларына таш салу эшләре бара. Юлчылар Кутан һәм Ыргызлар, шулай ук Гаделгәрәй авылына кадәр 2,1 километр озынлыктагы юл өслеген яңартачак.

- Бу - авыл халкы өчен көтелгән һәм шатлыклы вакыйга. Республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча аның районга сәфәре нәтиҗәләрендә санаулы көннәрдә асфальт түшәлде. Без республика Башлыгына, Бөрҗән ДРСУы хезмәткәрләренә, район хакимиятенә яңа юл өчен бик рәхмәтле, - ди Иске Монасыйп авылы биләмәсе башлыгы Хәбир Йомагулов.

Фото: Бөрҗән районы хакимияте

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: