-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 октябрь 2021, 14:50

Чишмә суы шифалырак та, тәмлерәк тә

Калтасы районында Югары Тыхтем авылы халкы иҗтимагый проект кысаларында чишмәне тергезде.

Югары Тыхтем авылында дүрт чишмә бар. Аларның берсе - "Верхний" дип аталганы - авыл читендә, юлдан ерак түгел урнашкан. Аны төзекләндерү — халык тарафыннан төп су чыганагы турында кайгырту гына түгел, ә авыл кунакларына һәм яныннан узып баручы кешеләргә хөрмәт билгесе дә.

Урындагы халык, хәтта ишегалларында үз коесы булганда да, су артыннан табигый чыганакка йөрүне өстен күрә.

— Чишмә суы аерым йомшаклыгы белән аерылып тора, ул тәннәргә сихәт бирә. Мондый судан чәй күпкә тәмлерәк, - ди Югары Тыхтем авылында яшәүче Анатолий Латыйпов.

Район хакимияте башлыгы Зәбир Габдуллин «Атайсал» проекты кысаларында «Верхний» чишмәсен төзекләндерергә тәкъдим иткәч, күпләр шатланып кабул итә. Соңгы сумма 41500 сум тәшкил иткән.

- Башта без чишмәне төзекләндерергә генә теләдек, - ди Валентин Камидуллин. — Әмма торбаның тишелеп чыгуын ачыкладык. Аны алыштырырга туры килде. Нәтиҗәдә, төзекләндерү урынына чын реконструкция ясалды. Эш бик авыр булды.

Кәлтәй авылы биләмәсе башлыгы Ульяна Батыршина хәбәр иткәнчә, чишмәдә бетон плитәләр, элмә куелган, боҗрасы алыштырылган, агачлар утыртканнар, территорияне койма белән әйләндереп алганнар.

Кәлтәй авылы биләмәсендә «Атайсал» кысаларында 29 проект тәкъдим ителгән. Мәсәлән, «Коммунальник» җәмгыяте тагын бер чишмәне — Күтәрем авылында «Калинка» чишмәсен төзекләндергән. Районның инициативалы кешеләре, спонсорлары һәм анда туып-үсеп, читтә яшәүчеләр, шулай ук, юллар, күперләрне ремонтлауга да өлеш кертәләр. Алар тырышлыгы белән Олы Кәлтәй авылында буа буылган, төрле бәйрәмнәр үткәрелгән, мәктәпләр һәм мохтаҗ гаиләләр өчен канцтоварлар сатып алынган.

Исегезгә төшерәбез, «Атайсал» иҗтимагый проекты быел язда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән эшли башлады. Проект нигезендә кече Ватанны, туган авылын, шәһәрен үстерүгә шәхси өлеш кертү идеясе ята.

Фото: resbash.ru

Чишмә суы шифалырак та, тәмлерәк тә
Чишмә суы шифалырак та, тәмлерәк тә
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: