+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 октябрь 2021, 10:30

Конференция фикердәшләрне җыйды

Свердловск өлкәсе Башкорт үзәге, «Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы)» иҗтимагый оешмалары Халыкара берлеге, Свердловск өлкәсендә Башкорт тарих-мәдәни үзәге - «Башкортстан Республикасы халыклары дуслыгы йорты» филиалы берлектә VI төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрделәр. Темасы: «Свердловск өлкәсендә башкорт ырулары тарихы. Исәт башкортлары. Базаргол Юнаев - 1767-69 елларда Исәт провинциясе башкортларыннан Уложенный комиссия депутаты».

Конференция фикердәшләрне җыйды
Конференция фикердәшләрне җыйды
Спикерлар булып Башкортстан, Свердловск өлкәсе галимнәре-тарихчылары, шулай ук "Свердловск өлкәсе иҗтимагый оешмалары документациясе үзәге", Урал тарихы һәм археологиясе музее, Екатеринбург тарихи музее, Русия Фәннәр академиясенең Тарих һәм археология институты, төбәкләрдә башкорт корылтае хезмәткәрләре һәм барлык теләүчеләр чыгыш ясады. Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзләрен онлайн-форматта
Свердловск өлкәсе губернаторы урынбасары Азат Салихов, «Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы)» президиумы рәисе, Дәүләт думасы депутаты Эльвира Аеткулова юлладылар.

Конференция эшендә Башкортстанның Чиләбе өлкәсендәге вәкаләтле вәкиле Әлфир Баимов, «Свердловск өлкәсе башкорт үзәге» президенты Фәимә Йосыпова, Свердловск өлкәсендә Башкортстан тарих-мәдәни үзәгенең баш белгече Светлана Калмомурзина һәм башкалар катнашты.

Тарих фәннәре докторы, БДУның Тарих һәм дәүләт идарәсе институты профессоры һәм кафедрасы мөдире Булат Азнабаев - «Русия подданствосын башкортлар кабул итү алдыннан Урал аръягында сәяси хәл», тарих фәннәре докторы, БашДУ профессоры Нәзир Колбахтин - «Урал аръягы башкортлары XVIII гасырда: тарихи белешмә», тарих фәннәре докторы, БДУ профессоры Айтуган Акманов - XIX гасырның беренче яртысында халыкара учреждениеләр материаллары буенча төньяк-көнчыгыш башкорт волостьлары җирләре турында, тарих фәннәре кандидаты Нурислам Калмантаев "Исәт провинциясе башкортлары тарихыннан" дигән доклад белән чыгыш ясадылар.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: