+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 октябрь 2021, 13:45

Конкурста җиңүчеләр арасында Башкортстан вәкилләре дә бар

«Русия - мөмкинлекләр иле» Президент платформасының флагман проекты «Русия лидерлары» конкурсында Идел буе федераль округыннан трекларның төбәк финалында 35 җиңүченең исемнәре аталган. Алар арасында Башкортстанның 2 вәкиле “Бизнес һәм сәнәгать” трегында җиңде.

Конкурста җиңүчеләр арасында Башкортстан вәкилләре дә бар
Конкурста җиңүчеләр арасында Башкортстан вәкилләре дә бар

Түбән Новгородта Идел буе федераль округы вәкилләре өчен «Дәүләт идарәсе» һәм «Бизнес һәм сәнәгать» треклары буенча «Русия лидерлары» конкурсының төбәк финаллары тәмамланды. Чараларда округның барлык 14 төбәгеннән 354 финалист катнашты.

Идел буе федераль округындагы төбәк финалының 35 җиңүчесенең 2се - Башкортстан вәкилләре: Уфадан эшкуарлар Евгений Петин һәм Сергей Шашков «Бизнес һәм сәнәгать» трегында җиңделәр.

Инде 15 елдан артык Евгений, икътисадчы вазыйфасыннан башлап, банк секторында карьера төзи. Бүген ул Тамбов өлкәсендә "Открытие" банкының төбәк операция офисы белән идарә итүче булып эшли.

Икенче җиңүче - Уфадан Сергей Шашков - «Башнефть»нең Гыйрак Республикасындагы филиалы булган “Bashneft International B.V.” компаниясендә эшли. Ул “Ирак, Блок 12” проектын эзләү, разведка һәм нефть яткылыкларын эшкәртү белән шөгыльләнә. Агымдагы этапта проектның геологик-разведка эшләре тәмамланып килә.

Округ финалларының барлык җиңүчеләре бәйгенең суперфиналына катнаша, ул 2022 елда узачак.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: