+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 октябрь 2021, 17:50

"Обой астыннан төтен чыга башлады..."

6 яшьлек бала үз фатирын янгыннан саклап калган.

Кичә кич Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенә Уфа районының Михайловка авылында янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Фаҗига урынына барган янгын сүндерүчеләрне... 6 яшьлек бала каршы алган.

Ул хезмәткәрләр килгәнче янгынны сүндергән. Бала сүзләренә караганда, ул ашханә бүлмәсендә лампочканы кабызгач, обой астыннан төтен чыга башлаган. Малай шул вакытта фатирдагы лампочканы сүндергән. Арытаба төтен чыккан урындагы обойны җыртып алган.

Бирегә килгән коткаручылар янгынның сәбәбен электр чыбыгында тапкан. Аларның сүзләренә караганда, әгәр дә бала өйдәге лампочканы сүндермәгән булса, коточкыч фаҗига булыр иде.

Фото: Башньюс сайтыннан

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: