+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 октябрь 2021, 13:50

Үз өендә янып үлгән...

Йортта тәмәке тартсаң, шулай да булырга мөмкин шул.

Үз өендә янып үлгән...
Үз өендә янып үлгән...
Бүген төнлә, 25 октябрьдә, Ишембайда коточкыч янгын чыккан. Гадәттән тыш хәл урынына янгын сүндерү бүлекчәләре хезмәткәрләре тиз рәвештә барып җиткән. Алар Степан Разин урамындагы агач йорт януын ачыклаган һәм аны сүндерергә тотынган.

Янгын сүндерелгәч, коткаручылар 42 яшьлек ирнең гәүдәсен тапкан. Шулай ук, биредә күп кенә тәмәке төпчекләре табылган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгынның сәбәбе - тәмәке тартканда саксызлык.

Әлеге вакытта янгын урынында тикшерүчеләр эшли һәм фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклый.

Фото: bash.news сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: