+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 октябрь 2021, 11:18

Электр өчен 85 мең сум бурыч кайдан?..

Бөек Ватан сугышы ветераны шок хәлендә...

Электр өчен 85 мең сум бурыч кайдан?..
Электр өчен 85 мең сум бурыч кайдан?..

Уфа районында яшәүче 93 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветеранына электр өчен 85 мең сум бурыч язганнар.

Наил Юнысов - Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул РСФСРның атказанган геологы, Минтопэнергоның атказанган хезмәткәре, Ленин, Октябрь революциясе һәм Кызыл Байрак орденнары белән бүләкләнгән.

Ветеран хатыны белән Чесноковка бистәсендә яши. 2017 елга кадәр барысы да яхшы булды. Тик электрга килгән бурычны күргәч, ветеран тынычлыгын югалта.

- Алар, гади өлкән яшьтәге кешеләр кебек, бөтен квитанцияләрне дә, һәрвакытта да өй счетчигы буенча түләп барганнар. 2012 елда кемнәрдер килеп, счетчикны баганага элеп куялар һәм, игътибар итмәгез, ул эшләми, элеккечә түләгез, дип китәләр, - дип сөйли юрист Екатерина Самсонова.

2017 елда, юрист сүзләренчә, урам счетчигы белән күрсәткечләр беренче тапкыр төшерелде. Күрсәткечләрдә аерма бик зур - 49 344 киловатка 4871 киловат туры килә. "Перерасчет" пенсионерның 85 086 сум күләмендә бурычлы булуын күрсәткән.

- Пенсионерлар өчен бу шок булды. Өй счетчигын тикшерделәр. Прибор төзек, - ди хокук яклаучы.

Әлеге вакытта хокук сакчылары бу хәлне тикшерә.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: