Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 октябрь 2021, 11:50

Башкорт өчпочмагы алда бара!

«Русия тәмнәре» конкурсында тавыш бирү ахырына кадәр 10 көн калды.

Башкорт өчпочмагы алда бара!
«Русия тәмнәре» – Төбәк азык-төлек брендлары милли конкурсының иң мавыктыргыч «Халык тавыш бирүе» этабы тәмамланырга 10 көн калды. Исегезгә төшерәбез, конкурсның этабы 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Конкурсны оештыручылар сүзләренә караганда, "Русия тәмнәре" - ил халкына төбәкләрнең мәдәниятен гәүдәләндерүче, әмма әлегә алардан читтә билгеле булмаган азык-төлеген күрсәтү мөмкинлеге бирүче бәйге.

Әлегә Башкортстан брендларының берсе дә мең тавыш чиген узмаган, бу лидерлардан берничә тапкыр кимрәк. Иң күп тавышны - 800гә якын - башкорт өчпочмагы җыйган, аннан соң башкорт балы һәм Федоровка казы бара.

Безнең тату республикабызда яшәүчеләрдән ярдәм көтеп калабыз!
Әйтергә кирәк, һәр төбәктә яшәүчеләр яраткан өч бренд өчен тавыш бирә алачак. Моның өчен https://russiantastes.ru/ сайтына керергә һәм исемлектән төбәк һәм бренд исемен сайларга кирәк.

Белешмә:
Агымдагы сезонда республика 15 башкорт брендын тәкъдим итә. Болар - башкорт өчпочмагы, башкорт талканы, башкорт шоколады, башкорт соусы, какланган страус ите, башкорт кымызы, башкорт алкогольсез балы, Бөрҗәннең чолык балы, Федоровка казы, башкорт сырлары, башкорт какланган казы, башкорт корыты, «Кургазак» минераль суы һәм узган елгы сезонның «Бөтен илгә» номинациясендә бронза медаль иясе булган башкорт балы.

 

Автор:Резеда Галикәева