+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 октябрь 2021, 16:15

Архангельдә осталарга ярдәм итәчәкләр

Архангель районы тәмле һәм сыйфатлы балы, тәҗрибәле умартачылары белән генә дан тотмый. Авыл хуҗалыгы, балыкчылык, дару үләннәре җыю, сәнгатьле чүкү белән шөгыльләнүчеләр дә, агач осталары да бихисап монда.

Архангельдә осталарга ярдәм итәчәкләр
Архангельдә осталарга ярдәм итәчәкләр
Әлбәттә, үз эшләрен яратып, җиренә җиткереп башкаручылар бер урында гына таптанмый, эшчәнлекләрен киңәйтү максаты белән дә яна. Ә бүгенге авыр чорда үзләренә генә бу эшне җиңеп чыгу бик авырга төшә. Шуңа аларның күбесе, дәүләт ягыннан ярдәмгә өметләнеп, район хакимиятендә узучы "Эшкуарлар сәгате"нә килә. Ә анда үз эшләрен киңәйтергә теләүчеләргә һәрвакыт ишек ачык, мондый очрашулар даими рәвештә үткәрелеп тора.

Шушы көннәрдә район хакимияте башлыгы Айрат Сәетгалин "Эшкуарлар сәгате" чикләрендә шундый оста кешеләрнең берсе янына үзе барды.

Фәнил Хәсәновның физик мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, ул тулыканлы тормыш белән яши. Күңеленә ошаган һөнәр табып, тормыш мәгънәсен кешеләргә файдалы булып яшәүдә күрә көчле рухлы Фәнил Әбүбәкер улы.

Айрат Закир улы билгеләвенчә, аның агач эшкәртү остаханәсенә килеп керү белән күңел тынычлыгы табасың. Мондагы тәртипкә дә исең китәрлек: һәрнәрсә үз урынында.

Аның алтын куллары белән ясалган өстәл-утыргычларга, тумбаларга ихтыяҗ зур. Шуңа Фәнил Хәсәнов киләчәккә матур планнар белән яши. Җитештерү күләмен арттыру, яңа пилорама, токарь станогы алу турында хыяллана.
Айрат Закир улы да аның эшләренә соклануын яшермәде һәм остаханәсен үстерү өчен финанс ярдәме күрсәтергә вәгъдә бирде.

"Яраткан эшенә үзләрен тулысынча багышлаган мондый кешеләргә карап, үзеңә дә көч-дәрт өстәлә. Алар барыбыз өчен дә үрнәк булып тора", - дип язды район хакимияте башлыгы социаль челтәрдәге битендә.

Фото: Архангель районы хакимияте.
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: