-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 октябрь 2021, 16:55

Арслан авылында фронтовикларның исемнәре мәңгеләштерелде

Кырмыскалы районында Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен көрәшкән якташларның исемнәрен мәңгеләштерү буенча зур эш башкарыла.

Арслан авылында фронтовикларның исемнәре мәңгеләштерелде
Арслан авылында фронтовикларның исемнәре мәңгеләштерелде
Елдан-ел авылларда яңа һәйкәлләр, мемориаль комплекслар, обелисклар барлыкка килә. Гадәттә, мондый күләмле эшләр бердәм көч белән башкарыла. Халыкның башлангычларын хуплап, авыл биләмәләре, район хакимиятләре дә зур ярдәм күрсәтә. Агымдагы елда да районыбызның берничә авылында шундый һәйкәлләр ачу тантаналары узды.

Илмира Галиәхмәтова җитәкчелегендәге Иске Муса авылы биләмәсенә караучы Арслан авылы халкы да мондый изге ният белән күптән яна иде. Үзләренең уй-максатлары белән арсланлылар агымдагы елның җәендә узган җыеннарның берсендә уртаклашты. Авыл халкы бу изге эшкә үзләре дә ярдәм күрсәтергә әзер булуын әйтте һәм тиз арада 100 мең сумга якын акча җыйды. Эшне оештыру мәсьәләсен шул ук авылда яшәүче Наилә Гозәерова үз өстенә алды.

Әлбәттә, сугышта катнашучыларның исемлеген төзү буенча да зур эш башкарылды. Авылдан фронтка киткән 103 кешенең 35енә генә туган якларына әйләнеп кайту насыйп булган. Хәзер аларның исемнәре мемориаль тактаташларда урын алды.

Әлеге вакытта һәйкәл биләмәсендә соңгы эшләр бара.

Фото: Кырмыскалы районы хакимияте.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: