+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 октябрь 2021, 18:50

Бер атуда — ике куян!

“Инцидент” системасына мөрәҗәгать иткәннән соң Баймак шәһәренең Көньяк бистәсендә тукталыш павильоны урнаштырганнар, тиздән исә биредә балалар комплексы да барлыкка киләчәк.

Моңа кадәр Баймак шәһәренең Көньяк бистәсендә яшәүчеләр соңгы тукталышта автобус көткәнче яңгыр астында юешләнә һәм кар астында туңа иде. Биредәге тукталышта ябык павильон булмады, транспорт көтә торган урында төрле яктан җил өрде. Бу мәсьәләне кичекмәстән хәл итәргә кирәк иде, һәм шушы елның 12 августында шәһәр халкы әлеге проблема турында социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать калдырды. Аны “Инцидент” системасы теркәде.

Аннары Башкортстан бе­лән идарә итү үзәге Баймак хаки­миятеннән коллегалары белән элемтәгә керде. 16 октябрьгә инде тукталыш павильоны урнаштырылган иде. Гомумән алганда, агымдагы елның гыйнварыннан ок­тябренә кадәр Башкортстан белән идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары тукталыш пунктла­рының булмавына зарланган 207 мөрә­җәгать теркәгән.

Әйткәндәй, Көньяк бистә­сендә яшәүчеләр үзләренең социаль челтәрләрдәге активлыгы нәтиҗәсендә берьюлы ике мәсьәләне хәл итәчәк. Икенче мөрәҗәгать балалар мәйдан­чыгы төзүгә кагыла. Аларга иң якын мәйданчык шәһәр паркында урнашкан, анда бик озак барырга кирәк. Әлеге төбәктә балалар комплексы киләсе елда барлыкка киләчәк, дип җавап биргәннәр муниципалитеттан.

Былтыр сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хә­биров социаль челтәр­ләрдәге битенә язылучыларга шатлыклы хәбәр җиткергән иде: Балтач районының Иске Балтач авылында заманча спорт һәм уен мәйдан­чык­лары, яктырту һәм видео­күзәтү системалары булган беренче Гаилә паркы ачылды. Аны “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасы буенча төзеделәр.

Пост астындагы комментарийларда Дуван районының Мә­сәгуть авылында яшәүче Гөлнур Юмакаева мондый парк бервакыт аларның район үзәгендә дә барлыкка килер дигән өмет белдергән. Бу хәбәрне Башкортстан белән идарә итү үзәге системасы теркәгән, аннары белгечләр аны Дуван районы хакимиятенә тапшырган. Бераздан күңелле яңалык килеп ирешкән: Мәсәгутьтә дә әлеге программа буенча Гаилә паркы барлыкка килергә тиеш!

2020 ел ахырына кадәр паркта тротуарлар түшәгәннәр, балалар һәм спорт мәйдан­чыкла­рында резина өслекләр салганнар, ял итү һәм өстәл уеннары зоналарын төзеклән­дергәннәр, яктырткычлар монтажлаганнар, парковка төзе­гәннәр һәм койма койганнар. Быел төзелешнең икенче этабында скейт-парк, баскетбол мәйданчыгы, уен комплекслары һәм мәгълүмати щитлар җи­һазландырылган, видео­күзәтү системасы урнаштырылган, шулай ук уеннар өчен өстәлләр, эс­кәмияләр, чүп савытлары һәм башкалар куелган.

Мәсәгуть авылында Гаилә паркы төзелеше малайлар, кызлар һәм аларның әти-әниләре куанычына 19 ок­тябрьгә тәмамланган. Социаль челтәрләрдәге активлык менә шундый куаныч­лы нәтиҗәләргә китерә. Актив булыгыз, төбәгегездәге җи­тешсезлекләргә күз йоммагыз, языгыз, сорагыз! Республика белән идарә итү үзәге сезгә һәрвакыт ярдәмгә киләчәк.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.

Бер атуда — ике куян!
Бер атуда — ике куян!
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: