+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 октябрь 2021, 16:45

Күпбалалы әни балалар омбудсмены итеп билгеләнде

Ул Анна Кузнецованы алыштырачак.

Күпбалалы әни балалар омбудсмены итеп билгеләнде
Күпбалалы әни балалар омбудсмены итеп билгеләнде
Владимир Путин Пенза өлкәсеннән сенатор Мария Львова-Белованы Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкил итеп билгеләде. Дәүләт башлыгының тиешле указы Кремльнең рәсми сайтында урнаштырылган.

“Львова-Белова Мария Алексеевнаны биш елга Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкил итеп билгеләргә”, — диелә документта. Аннан алдагы балалар омбудсмены Анна Кузнецова 2016 елда билгеләнгән иде. Ул бу вазыйфадан 2021 елның 1 октябрендә Дәүләт думасына сайлану сәбәпле китте.

Мария Львова-Белова 1984 елның 25 октябрендә Пензада туган.
2002 елда “Эстрада оркестры дирижеры” белгечлеге буенча А. А. Архангельский исемендәге Пенза мәдәният һәм сәнгать училищесын тәмамлаган.
2014-19 елларда — Пенза өлкәсе Иҗтимагый палатасы әгъзасы. 2017 елның июненнән 2019 елның гыйнварына кадәр Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы.
2019 елда “Бердәм Русия” гә керә, партиянең Генераль советы президиумы әгъзасы була. Шул ук елда ул Гомумрусия халык фронтының Пенза штабы рәистәше була.
2020 елның сентябрендә “Русия лидерлары” конкурсында җиңүчеләрнең берсе. Шул ук айда Федерация Советы әгъзасы - Пенза өлкәсе Хөкүмәтеннән вәкил була.

Урыс православие чиркәве пресвитеры Павел Когельман белән гаиләдә тугыз бала тәрбиялиләр: бишесе - үзләренеке, дүртесе - тәрбиягә алган балалар. Моннан тыш, инвалидлыгы булган тагын унөч үсмер аның опекасында тора.

 
 
Фото: activityedu.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: