-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 октябрь 2021, 21:15

Утыз ел дәүләт милке сагында!

"Без ел саен 29 октябрьдә һөнәри бәйрәмебез – Башкортстан Республикасының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре хезмәткәре көнен билгеләп үтәчәкбез, дигән карар кабул иттек", - дип яза Башкортстан Башлыгы социаль челтәрдәге битендә.

Утыз ел дәүләт милке сагында!
Утыз ел дәүләт милке сагында!
"Ә бүген бу министрлыкның юбилее - 30 ел. Шулай итеп, мин үз сәхифәмне аларга багышлыйм.

Фәния Нәфыйкова - министр урынбасары, Ә вакытында әйдәп баручы белгеч булып эшли башлаган. Фәния Гастиновна шушы еллар эчендә норматив хокукый документларның төгәл һәм аңлаешлы системасын формалаштыруда актив катнашты.

1994 елдан министрлыкта корпоратив идарә бүлеге башлыгы урынбасары Виталий Решетнев эшли. Нәкъ менә ул дәүләтнең үз вәкилләре аша предприятиеләр һәм компанияләр белән идарә итүдә катнашу механизмын эшләгән. Бүген бу безгә сәнәгатьчеләр белән бергә озайлы стратегияләр корырга ярдәм итә. Виталий Дмитриевич - Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы.

Еш кына урыннарда кешеләр катлаулы позицияләрне үз өстенә ала һәм зур йөкләнешләр белән эшли.

1999 елдан Әлшәй территориаль бүлеген Замир Шәрифулла улы Кадыйров җитәкли. 1994 елдан Бөре районында җир һәм милек мөнәсәбәтләре мәсьәләләре белән урындагы территориаль бүлекнең баш белгече Ольга Леонидовна Шумова шөгыльләнә.

Барыгызга да нәтиҗәле эш өчен рәхмәт белдерәм. Тынычлык һәм сәламәтлек телим. Үсүне һәм камилләшүне дәвам итегез, алда бурычлар күп. Бәйрәм белән!"
 
Фото: mzio.ru  


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: