+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 октябрь 2021, 19:50

"Ватанны данлыйк!"

Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышланган чара 4 ноябрьдә «SMOTRIM.RU» мультимедиа платформасында ГТРК каналының төбәк партнерлары эфирында үтәчәк.

"Ватанны данлыйк!"
"Ватанны данлыйк!"
Республикада ВГТРК оештырган уникаль телевизион проектны «Башкортстан.24» телеканалы турыдан-туры трансляцияләячәк.

16 сәгатьлек "Ватанны данлыйк!" чарасы Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать 8дә башлана. Аның төп максаты - күпмиллионлы аудиториягә Русия дәүләте формалашуның шаһитлары булу, үзебез өчен күп кенә тарихи фактлар ачу, хәзерге Русиядә яшәүче халыкларның тарихына һәм көнкүрешенә "чуму" мөмкинлеге бирү.

«Башкортостан» ГТРК журналистлары 1812 елгы Ватан сугышы белән бәйле тарих турында сөйләячәк, анда сүз легендар сугышчылар - «Төньяк Амурлары» турында барачак. Шул исемдәге махсус репортаж Уралдан Парижга кадәр географияне үз эченә ала. Фильмны төшерүләр Уфа районында, Ырынбурда, Калуга өлкәсендә генә түгел, Нидерландта, Германиягә дә барды. Проект өстендә эшләү урыны Русиянең төп музее - Санкт-Петербургтагы Дәүләт Эрмитажында булды.

Халыклар бердәмлеге көнендә, ВГТРК холдингының төбәк компанияләренең иң заманча технологияләре һәм иҗади мөмкинлекләре ярдәмендә ерак гасырларга – 1612 елга, Русия дәүләте тарихында борылыш булган чорга телевизион сәяхәт була. Тамашачылар 400 ел элек булган чорга "күчәчәк", 17 миллион квадрат километр юл үтәчәк, 11 сәгать поясы аша узачак, Русиядә яшәүче милләтләрнең һәм халыкларның әхлаклары, гореф-гадәтләре һәм диннәре белән танышачак. Бөек ил тарихы безнең күз алдында җанланачак.

"Ватанны данлыйк!' чарасы 8 федераль округны һәм 85 Русия төбәген колачлаячак. Державаның тарихын бергә языйк!

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: