"Мин үз эшчәнлегем буенча эшләячәкмен, үз вазыйфаларымны үтәячәкмен. Әмма без бу көннәрдә якыннарыбыз белән өйдә булырга тиеш. Мин моңа трагизм белән түгел, ә позитив белән карыйм», - дип хәбәр итте республика җитәкчесе һәм бу җиде көн эчендә барысын да өйдә булырга чакырды.
"Бик рәхәтләнеп эшләргә мөмкин булган өч әйбер бар - йокларга, ашарга әзерләргә һәм укырга. Мин бүген ашарга пешерүне сайладым. Чөнки кемнедер ашатсаң - бу зур рәхәтлек. Минем гаиләм андый ук зур түгел, һәм мин дусларымны, ярдәмчеләремне дә сыйлыйм. Өстәлдә бернәрсә дә калмый. Ит яки помидор юклыкка сылтау кирәкми. Бар да бар, теләк кенә булсын. Үзегезне саклагыз, бәхетле булыгыз! Сезнең йортларыгызга тынычлык һәм иминлек телим! Борчылмагыз, без барысын да җиңеп чыгачакбыз", - дип язган ул.
Фото: Башинформ