+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 ноябрь 2021, 12:15

Башкортстан юристлары мохтаҗларга ярдәм итте

Русия Юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлеге хәйрия эшчәнлегенә аерым игътибар бирә. 2 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, төбәк бүлеге әгъзалары азык-төлек җыелмалары тапшырды. Проект «ДоброПраво» хәйрия акциясе кысаларында гамәлгә ашырылды.

Башкортстан юристлары мохтаҗларга ярдәм итте
Башкортстан юристлары мохтаҗларга ярдәм итте

Русия Юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлеге рәисе киңәшчесе Артур Вәгыйзов, башкаручы директор - оешма аппараты җитәкчесе Екатерина Смоленчук, оешма әгъзасы Вадим Феактистов, яшь юристлар советы вәкилләре, шулай ук волонтерлар Уфада, Благовещен һәм Уфа районнарында игелек миссиясен гамәлгә ашырдылар.

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Башкортстанның юридик җәмәгатьчелегенең битараф булмаган вәкилләре авыр пандемия чорында мохтаҗларга азык-төлек җыеп, Уфа шәһәренең Дим районы гомуми белем бирү мәктәпләре укытучыларына, Эчке эшләр министрлыгы мәктәбе һәм БДУның пенсия яшендәге хокук институты укытучыларына тапшырдылар.

Акциядә катнашучылар шулай ук Уфа хосписында тәрбияләнүчеләргә - авыру балаларга һәм өлкәннәргә бүләкләр тапшырды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу акция белән Башкортстан бүлеге учреждение пациентларына ярдәм күрсәтү буенча Уфа хосписы белән озак вакытлы хезмәттәшлек башларга планлаштыра.

Акциянең инициаторы - Русия Юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлеге рәисе, Дәүләт думасының Дәүләт корылышы һәм законнар чыгару комитеты рәисенең беренче урынбасары Ирина Панькина. Ирина Александровна сүзләренчә, бүген безнең илдә хәйрия һәм иреклелек яшәү нормасына әверелә.

“ДоброПраво” акциясе кысаларында республиканың 35 кешесе ярдәм алды.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: