+15 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 ноябрь 2021, 19:00

Эшче төркем булдырылды

Башкортстанда эшче төркем булдырылды, бу хакта аның җитәкчесе Заһир Хәкимов социаль челтәрләрдәге битендә хәбәр итә.

Эшче төркем булдырылды
Эшче төркем булдырылды

"Хөрмәтле ватандашлар! Халык санын алу бланкында үз милләтеңне күрсәтү мөмкинлеге - безнең Конституциядәге хокукыбыз. Беркем дә безне башка милләт итеп язылырга мәҗбүр итә алмый. Безнең эшче төркем халык санын алуны уздыруга бәйле хәлләрне тикшереп тору һәм мониторинглау өчен республикада халык санын алу барышында кешеләрнең хокукларын бозу турындагы барлык мөрәҗәгатьләрне карый. Тагын бер кат шуны әйтәсем килә, без нинди милли төркемгә керүгә бәйсез рәвештә барлык мөрәҗәгатьләрне дә карыйбыз һәм барлык оешмалар белән хезмәттәшлек итәргә әзер.

Сез безгә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: Уфа шәһәре, Рихард Зорге урамы, 9/1, 217нче офис. Телефоннар: 7 (919) 1454651; 8(347) 246-48-45".

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: