-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 ноябрь 2021, 10:49

Машинасыннан бернәрсә дә калмаган...

Кичә төнлә Уфада коточкыч авария булган.

Машинасыннан бернәрсә дә калмаган...
Уфада 2 ноябрь кичендә "Nissan Juke" автомобиле руле артында 38 яшьлек хатын Алексеевка шоссесы буйлап хәрәкәт иткән. Бервакыт хатын-кыз машина белән идарәне югалткан һәм автомобиль металл киртәгә бәрелгән, аннары баганага килеп менгән.

Башкортстанның ЮХХДИ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, алынган җзрәхәтләрдән хатын ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән. Әлеге вакытта бу хәл буенча тикшерү башланган.

2 ноябрьдә Башкортстан юлларында 11 автомобиль авариясе теркәлгән, аларда бер кеше үлгән һәм 15 кеше җәрәхәтләнгән.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов