"Зинһар, ярдәм итегез. Дәүләкәндә Ворошилов һәм Пролетарская урамнары кушылган җирдә күпер җимерелә. Ә шәһәр хакимияте үзәк урамнарны ремонтлау белән мәшгуль. Бәла буласын көтәләр, ахры", - дип язган ул.
"Ворошилов - Пролетарская урамнарындагы юл участогын ремонтлау төгәлләнде. Биредә аның нигезе ныгытылды, стеналары бетон блоклардан ясалды, киртәләре алыштырылды һәм ныгытылды, юл өслеге асфальтланды. Эшләр урындагы бюджет исәбегә башкарылды", - дип җавап биргән Дәүләкән районы хакимияте башлыгы Илгиз Мөхәммәтҗанов.