+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 ноябрь 2021, 19:05

"Славься, Отечество!" бөтенрусия онлайн-марафонын карагыз!

4 ноябрьдә 10 сәгатьтә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышланган 16 сәгатьлек уникаль проект старт ала. Бөек илебезнең тарихы безнең күз алдында җанланачак: күп миллионлы аудитория Русия дәүләтен формалаштыруның шаһиты булачак, үзе өчен бик күп тарихи фактлар ачачак, хәзерге Русиядә яшәүче халыклар тарихына һәм көнкүрешенә чумачак.

"Славься, Отечество!" бөтенрусия онлайн-марафонын карагыз!
"Славься, Отечество!" бөтенрусия онлайн-марафонын карагыз!

Башкортстан Республикасы "Төньяк амурлары" турында зур махсус репортаж белән тәкъдим ителәчәк. Республика тарихында матур сәхифәләр күп. Әмма, мөгаен, каһарман башкорт сугышчылары - "Төньяк амурлары" турында елъязма-легенда иң гүзәле. Безнең батырлар 1812 елгы Ватан сугышы вакытында шундый кушамат алган.

"Башкортостан" дәүләт телерадиокомпаниясе журналистлары 1812 елгы Ватан сугышы белән бәйле тарихны сөйләячәк, анда легендар хәрбиләр - "Төньяк амурлары" турында сүз барачак. Шул ук исемдәге махсус репортаж географияне Уралдан Парижга кадәр колачлый. Репортажны төшерү Башкортстанның Уфа районында, Ырынбур, Калуга өлкәләрендә генә түгел, Нидерланады һәм Германиядә дә узды. Проект өстендә Русиянең төп музее - Санкт-Петербургтагы Дәүләт Эрмитажы эшләде.

Уникаль 16 сәгатьлек проект 4 ноябрьдә иртәнге 10 сәгатьтән smotrim.ru федераль платформасының һәм "Башкортостан24" телеканалының туры эфирында барачак.

Фото: vgtrk.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: