+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 ноябрь 2021, 10:40

Төркия лимоннарын кертү туктатылачак

Күптән түгел “Роспотребнадзор” мандариннар кертүне тыйган иде.

Төркия лимоннарын кертү туктатылачак
Төркия лимоннарын кертү туктатылачак
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт Русия территориясенә Төркиядән лимоннар кертүне туктатты. Бу хакта бүген, 3 ноябрьдә, ведомство сайтында хәбәр ителә.

“Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт Төркиядә үстерелгән лимоннарда (ТН ВЭД 0805 коды) мәҗбүри закон таләпләрен бозу ачыклануы турында хәбәр итә", — диелә хәбәрдә.

Лимоннарда “Хлорпирифос” пестицидлары концентрациясенең рөхсәт ителгән дәрәҗәдән артып киткән булуы ачыкланган.

Халыкның азык-төлек белән агулануын булдырмау максатыннан, 3 ноябрьдән аларны Русия территориясенә кертү туктатыла.

“Роспотребнадзор”да әлеге хәл ведомствоның катгый контролендә тора, дип ассызыкладылар.

29 октябрьдән Русиягә Төркия мандариннарын кертү туктатылган иде. Аларда шулай ук пестицидларның рөхсәт ителгән микъдары артык булуы ачыкланды.

 
Фото: iz.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: