+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 ноябрь 2021, 10:10

Илебезнең көче - халыклар бердәмлегендә!

4 ноябрьдә Русиядә “Халык бердәмлеге көне" билгеләп үтелә. Бу көн бүгенге Русиянең дәүләт бәйрәмнәре арасында аерым урын алып тора. Бәйрәм кешеләрне мөһим тарихи вакыйгаларны искә төшерергә генә түгел, күпмилләтле илебез гражданнарына халыклар бердәмлегенең мөһимлеген искә төшерергә дә чакыра.

Илебезнең көче - халыклар бердәмлегендә!
Илебезнең көче - халыклар бердәмлегендә!

- Без кыенлыкларны бергә җиңә алуыбызны истә тотарга һәм аңларга тиешбез. Киләчәктә дә төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы дуслык һәм татулык дәвамлы булсын.

Кадерле дуслар, әлеге бәйрәм уңаеннан барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телим. Илебез тыныч, күгебез һәрвакыт аяз булсын.

Безнең авыл күпмилләтле, монда нинди генә халык вәкилләре яшәми, һәр халыкның үз гореф-гадәтләре һәм йолалары бар, аларны саклап калырга тырышалар. Авыл мәдәният йортында бу җәһәттән төрле чаралар уза, - ди Дүртөйле районының Суккул авылы китапханәчесе Рәмилә Габделбасыйрова. - Быел авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештырылган һәм онлайн форматта уза торган Зур этнографик диктантта катнаша. Барлык теләүчеләр www.miretno.ru рәсми сайтында тест узарга һәм катнашучы сертификаты алырга мөмкин.

Шулай ук укучылар өчен Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Дуслар, кулга-кул тотынышыйк!" дигән рәсем күргәзмәсе оештырылды.

Суккул авыл китапханәсе "Поэзия белән бербөтен" республика флешмобында катнашты. Суккул урта мәктәбе укучысы Азалия Габделбасыйрова Мостай Кәримнең "Мин - россиянмын" шигырен укыды.

Фото: Суккул авылы китапханәсе.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: