-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 ноябрь 2021, 17:19

Башкортстанда ял көннәре озайтылырмы?

Башкортстанда локдаунны озынайтмаска булдылар.

Башкортстанда ял көннәре озайтылырмы?
Башкортстанда ял көннәре озайтылырмы?

Карар коронавирус инфекциясе белән көрәш буенча оперштабда кабул ителде.
Утырышта республикада кабул ителгән чикләү чараларының уңай нәтиҗәсе билгеләп үтелде.

4 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, республикада коронавирус инфекциясе белән авыручыларның гомум саны 89 521 кеше тәшкил итә. Тәүлек эчендә 673 яңа СОVID-19 йоктыру очрагын расладылар.

Коронавирустан тулысынча 1 358 090 кеше вакциналанган (вакциналанырга тиешлеләрнең 55 проценты). Вакциналау темплары да үсә, ял көннәрендә 10 меңгә якын кеше вакциналанса, эш көннәрендә 20-30 мең кешегә кадәр җитә.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров санитар-эпидемиологик нормалар үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтергә һәм прививка ясатмаган халык өчен чикләү чараларын көчәйтергә кушты.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: