-22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 ноябрь 2021, 12:28

Кая чабасыз соң!?

Стәрлебаш районында үлем белән тәмамланган авария теркәлгән.

Кая чабасыз соң!?
3 ноябрь көнне кич белән Стәрлебаш авылында җәяүле катнашлыгында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булган.

ЮХХДИ хезмкәткәрләре хәбәр итүләренчә, Луговая урамында 23 яшьлек хатын-кыз "Toyota Corolla" машинасында 40 яшьлек ир-атны бәрдергән. Нәтиҗәдә, җәяүле алынган җәрәхәтләрдән ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үлгән. Әлеге вакытта фаҗига буенча тикшерү башланган.

Гомумән алганда, соңгы тәүлектә Башкортстанда 63 авария теркәлгән, шуның өчесендә өч кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов