Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында хәбәр итүләренчә, 4 ноябрьдә дүрт кеше янгын корбаны булган.
Архангель районының Магаш авылында янгын вакытында 62 яшьлек ир-ат һәм 68 яшьлек хатын-кыз һәлак булган, моның сәбәбе мичне эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу булган. Уфада үлем белән тәмамланган янгын чыккан. Янгынны сүндерү барышында ир-ат гәүдәсе табылган. Янгын шартлары билгеләнә.
Ишембай районының Ишем авылында янгын вакытында 54 яшьлек ир-ат һәлак булган. Янгын шартлары һәм сәбәпләре ачыклана.
Ел башыннан республикада 9,5 меңнән артык янгын булган, аларда 217 кеше һәлак булган.
Фото: Башинформ