+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 ноябрь 2021, 11:45

"Без - Октябрь балалары!"

Бу көнне Мәскәүдә Кызыл мәйданда, шулай ук СССРның өлкә, республика һәм край үзәкләрендә хезмәт ияләре демонстрациягә чыга иде.

"Без - Октябрь балалары!"
"Без - Октябрь балалары!"

Бүген - Октябрь бәйрәме! Ул 1918 елдан бирле бәйрәм ителә.

1927 елның 26 октябрендә СССР Үзәк башкарма комитеты Президиумы 1927 елдан башлап ел саен Октябрь революциясенең еллыгын ике көн — 7 һәм 8 ноябрьдә бәйрәм итү турында карар чыгара. Бәйрәм көннәрендә СССРның бөтен территориясендә ял итәләр.

Мәскәүнең Кызыл мәйданында Октябрь революциясе еллыгы уңаеннан соңгы хәрби парад 1990 елда узды. Тантаналар башланыр алдыннан СССР Президенты Михаил Горбачев мавзолей трибунасыннан яңа Союз килешүен имзалау белән бәйле телмәр тотты.

Бүгенге көнгә кадәр Бөек Октябрь революциясе көнен Белоруссиядә бәйрәм итәләр.

2005 елдан башлап, яңа дәүләт бәйрәме — Халыклар бердәмлеге көне турында Указ чыкканнан соң, 7 ноябрь Русиядә ял көне булудан туктады.

Хәзерге вакытта СССРның элекке республикаларында, шул исәптән Русиядә, бу көнне Октябрь революциясе вакыйгаларына багышланган митинглар уза.

Фото: noginsk-service.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: