+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 ноябрь 2021, 17:55

Иглин халкы утсыз калган

Ял көннәрендә электрсыз калу - зур проблема.

Иглин халкы утсыз калган
Иглин халкы утсыз калган
6 ноябрьдә Иглин бистәсенең Вятка микрорайонында трансформатор янган. Өч урамда яшәүчеләр утсыз калган. Гадәттән тыш хәл турында халык социаль челтәрләрдә язган.

Башкортстан белән идарә итү үзәгенең Мониторинг бүлеге белгечләре кичекмәстән Иглин районы хакимияте белән элемтәгә керә. Мондый ашыгыч хәбәрләр fast track режимында хәл ителә. Ял һәм бәйрәмнәргә карамастан, барлык профильле хезмәтләр дә эшкә кушыла.

Авария урынына электр челтәрләре бригадасы чыга. 6 ноябрьдә кичке сәгать 9да эшчеләр җитешсезлекләрне бетерә һәм электрны тоташтыра. Муниципалитет хакимиятеннән аңлатуларынча, Иглиндәге электр челтәрләре тузган хәлдә һәм салкын чорда халык электр приборларын актив куллана башлагач, түзми. Районда Башкортстан Хөкүмәте белән берлектә электр челтәрләре проблемасын хәл итү буенча программа бар, иске трансформатор подстанцияләрен, чыбыкларын алмаштыралар һәм куәтләрне арттыралар. Акрынлап, әлбәттә, бу мәсьәлә бик катлаулы, вакыт һәм акча таләп итә.

фото: bashinform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: