-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 ноябрь 2021, 16:05

Кемнәр пенсиядән мәхрүм калырга мөмкин?

2023 елдан Русиядә кайбер чит ил кешеләренә пенсия бирелмәскә мөмкин.

Кемнәр пенсиядән мәхрүм калырга мөмкин?
Кемнәр пенсиядән мәхрүм калырга мөмкин?
2023 елдан башлап Русиядәге чит ил кешеләренең яшәү вакыты гамәлдән чыгуга, алар пенсиядән мәхрүм ителәчәк. Бу хакта «Прайм» агентлыгы белән әңгәмәдә Русия Халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты деканы урынбасары Елена Григорьева кисәтте.
Хәзерге вакытта чит ил кешеләре срогы чыккан документлар белән пенсия алуны дәвам итә, чөнки Пенсия фонды аларны Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча билгели, ә аннан мәгълүмат һәрвакытта да үз вакытында килми.
Белгеч сүзләренчә, проблеманы хәл итәргә халык турында бердәм мәгълүматлар реестры ярдәм итәчәк. Ул Русиядә яшәүчеләр, шул исәптән чит ил кешеләре турындагы мәгълүматларны системалаштыра һәм яшәү рөхсәте тәмамланганнан соң түләүләрне юкка чыгару мөмкинлеге бирәчәк.
Хәзер проект эшкәртүдә, ә 2022 елда кирәкле мәгълүмат белән тулыландырылачак. Ул 2023 елның гыйнварыннан эшли башлар дип планлаштырыла.
«Әгәр чит ил кешесе Русиядә булганда пенсиягә чыга икән, аның пенсиясен билгеләү өчен рәсми хезмәт килешүе буенча эшләве шарт булып тора», - ди Григорьева.

Фото: Pixabay.com

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: