+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 ноябрь 2021, 20:30

Кешеләр өйдә, чүп-чар күп...

Тиздән Уфа шәһәренең Жилино юлында чүп-чар аунап ятмаячак һәм бу уңайдан шикаятьләр азрак булачак.

Кешеләр өйдә, чүп-чар күп...
Кешеләр өйдә, чүп-чар күп...
Без, Башкортстан белән идарә итү үзәге, моңа ышанабыз, чөнки Уфаның Октябрь районы хакимияте Нагаево һәм Жилино бистәләрендә кимендә 6 яңа контейнер мәйданчыгы урнаштырырга планлаштыра.

Бер атналык локдаун коммуналь хуҗалыкларның эшен күрсәтте. Кешеләр өйдә, чүп-чар күп. Жилино бистәсендә каты көнкүреш калдыклары җыю мәйданчыгына күрше авыллардан һәм бакча ширкәтләреннән дә калдыклар ташый башладылар. Биредә яшәүчеләр бу хакта социаль челтәрләрдә зарланды. Мондый төрдәге мөрәҗәгать беренче генә түгел. Без, Башкортстан ЦУРы командасы, Уфаның Октябрь районы хакимияте, "Спецавтохозяйство" төбәк операторы белән бу проблеманы хәл итү белән тыгыз шөгыльләнәбез.

Төбәк оператоы калдыкларны нормадан тыш туплауны контейнер мәйданчыклары җитмәү белән аңлата. Чүп ташучы машина йөртүчеләр көн саен кул белән чүп төйиләр. Ял һәм бәйрәм көннәрендә алай эшләп булмый, авыр техниканы куалар.

Уфаның Октябрь районы хакимияте мәгълүматлары буенча, 2021 ел азагына кадәр Нагаево һәм Жилино авылларынд 8 контейнер мәйданчыгы урнаштырылачак.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: