-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 ноябрь 2021, 15:55

Транспортта куар-кодлар тикшерелерме?

Уфада тиздән бу мәсьәлә хәл ителәчәк.

Транспортта куар-кодлар тикшерелерме?
Транспортта куар-кодлар тикшерелерме?
Соңгы көннәрдә интернетта Автомобиль транспорты хезмәткәрләренең гомумрусия профсоюзы республика оешмасының Уфа һәм Стәрлетамак мэриясенә гражданнарны җәмәгать транспортында йөртү өчен коронавируска каршы вакциналау үткәрү турындагы сертификатлар һәм QR-кодлар булуны тикшерү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итү мәсьәләсе күп тикшерелә.

Уфа шәһәре хакимияте хәбәр иткәнчә, югарыда аталган иҗтимагый оешмадан мондый мөрәҗәгать муниципалитет адресына, чыннан да, килгән. Әлеге тәкъдим якын арада коронавирус йогышы таралуга юл куймау буенча республика һәм шәһәр штаблары кысаларында җентекләп каралачак.

Бәйрәм көннәрендә Уфада транспортта санитар-эпидемиологик чараларның үтәлешен контрольдә тоту көчәйтелде. Аерым алганда, 5 һәм 6 ноябрьдә генә дә 14 төп тукталышта 2 меңнән артык транспорт чарасы тикшерелде. Пассажирларның 90 проценты кертелгән чикләүләргә җаваплы карый һәм битлек кия. Пассажирлар белән ковидка каршы таләпләрне үтәү кирәклеге турында 400дән артык әңгәмә үткәрелде. Чаралар дәвам итә.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: