+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 ноябрь 2021, 11:50

Чүп чыгару проблемалары кала әле

Уфаның Елкыбай, Самохваловка, Федоровка һәм Карпово авылларында да чүп-чар проблемалары кискен булып кала.

Чүп чыгару проблемалары кала әле
Чүп чыгару проблемалары кала әле
Стационар чүп баклары җитмәү - шуларның берсе. Кешеләргә еш кына чүп чыгарырга урын юк. Аны юл буенда калдыралар, яки күпфатирлы күрше йортлар мәйданнарына чыгарып ыргыталар.

Башкортстан Прокуратурасы чүп проблемасы белән системалы рәвештә шөгыльләнә, дип язган идек инде. "Махсус автохуҗалык" төбәк операторы һәм Уфаның Калинин районы хакимияте, бу бистәләрдә 1 декабрьгә кадәр контейнер мәйданчыклары барлыкка киләчәк, дип ышандыралар.

Карповода 8әр контейнерлык ике мәйданчык Комаринская урамында төзеләчәк. Федоровкада шундый ук өч мәйданчык булачак. Елкыбайда һәм Самохваловкада чүп-чар мәйданчыкларын урнаштырдылар һәм евроконтейнерлар куйдылар.

Башкортстан белән идарә итү үзәге проблемаларны даими игътибар үзәгендә тота, ә экологиягә бәйле булганнарын - аеруча. Ел башыннан чүп темасы буенча безнең системалар 2196 шикаять теркәгән. Алар барысы да контрольдә. Республиканың җылылык картасындагы "кызыл зоналар"ны күрергә "ТКО-Башкортостан" кушымтасы ярдәм итә. Аның ярдәме белән чүп чыгару көн саен контрольдә тотыла. Ә ЦУРдан проблемалы мәйданчыклар буенча килгән сигналлар санаулы сәгатьләрдә эшкәртелә.

#ЦУРБашкортостан #решаем_вместе

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: