+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 ноябрь 2021, 15:35

Дәүләкәндә бер хатын эштә кулсыз калган...

Дәүләкәндә яшәүче хатын-кызның эше судта каралган.

Дәүләкәндә бер хатын эштә кулсыз калган...
Дәүләкәндә бер хатын эштә кулсыз калган...

Республикада яшәүче хезмәткәр фарш әзерләгәндә кулсыз калган. Моңа бәйле Дәүләкән районы суды эш бирүчедән 340 мең сумлык әхлакый зыян түләткән.

Судның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хатын-кызның кулы фарш чыгаручы машинага кысылып калган. Нәтиҗәдә, ул кулсыз калган.

Моннан тыш, зыян күрүче файдасына адвокат хезмәтләре өчен, шулай ук дәвалану өчен медицина препаратлары сатып алуга чыгымнар түләтелгән. Судта ахыргы сумманы төгәл генә әйтмәгәннәр. Кызганычка каршы, хатынның әлеге хәле турында мәгълүмат юк.

Фото: kriper.net

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: