+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 ноябрь 2021, 14:34

Ксения Собчак: "Минем балачагым бик авыр үтте..."

Телетапшырулар алып баручы Ксения Собчак үзенең балачагы турында "Телеграмм-канал"да сөйләгән.

Ксения Собчак шәхси тормыштан хатирәләр белән еш уртаклаша торган "Телеграмма-канал" ачкан. Алып баручы сөйләгәнчә, 13 яшендә сыйныфташлары аны каты тәнкыйтьләгән һәм көлгән, дип хәбәр итә "24 ММЧ" басмасы.

Кыз киң билгеле гаиләдә үскән, шуңа күрә кайвакыт танылган әти-әниләренең теләген үтәргә мәҗбүр булган. Бервакыт Ксениянең әтисе Анатолий Собчакның сайлау алды кампаниясе вакытында көндәшләре аңа каршы "кара пиар технологиясен" кулланган һәм, аның 13 яшьлек кызы үскәч фәхишә булырга тели, дип белдергән.

Собчак коточкыч психик тетрәнү кичерүен һәм мәктәптә буллинг белән бәрелешүен дә язган. Ул "мәктәпкә йөрү минем өчен бик авыр булды, күп еларга туры килде", дип тә белдергән.

Фото: bublik.delfi.ee сайтыннан

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: