+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 ноябрь 2021, 11:30

Уфаның 450 еллыгына әзерлек ничек бара?

8 ноябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча эшлекле киңәшмә уздырды, ул 2024 елда билгеләп үтеләчәк. Катнашучылар төбәк башкаласында гамәлгә кертү планлаштырыла торган төп корылмаларның һәм объектларның проект чишелешләре турында фикер алышты.

Уфаның 450 еллыгына әзерлек ничек бара?
Уфаның 450 еллыгына әзерлек ничек бара?
Беренче вице-премьер, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов шәһәрнең Октябрь районында төзеләчәк Көрәш үзәге, шулай ук Киров районында төзеләчәк Евразия китапханәсе концепциясе турында сөйләде.

Башкортстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе Александр Сидякин Октябрь революциясе урамын реконструкцияләү проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Аның сүзләренчә, 2022 елда кирәкле документларны килештергәннән соң, төзүчеләр төп эшләргә керешәчәк. Концепция транспортның ике полосалы хәрәкәтен саклауны, мәдәни мирас объектлары булган биналарны ремонтлауны, җәяүлеләр зонасын киңәйтүне һәм уңайлы шәһәр киңлекләрен формалаштыруны күздә тота.

Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Рәиф Абдрәхимов Ишкәкле слалом һәм археологик материалларны махсуслаштырылган саклагычлар үзәгенең архитектур-планлаштыру карарларын әзерләү турында хәбәр итте.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров әлеге объектларның оптималь вариантларын декабрь башында тәкъдим итәргә кушты.

Республика җитәкчесе шулай ук Уфаны Русия һәм халыкара дәрәҗәдә тәкъдир итәргә мөмкинлек бирәчәк бәйрәм чараларының гомум концепциясен формалаштыру зарурлыгына аерым игътибар юнәлтте.

- Бу интеллектуаль һәм иҗади проектка экспертларның һәм җәмәгатьчелек вәкилләренең киң даирәсен җәлеп итү бик мөһим, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Уфада яшәүчеләр - бу эштә төп партнерлар.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: