+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 ноябрь 2021, 11:55

Кием кибетләре ябылырга мөмкин...

Пандемия вакытында аларның 40 проценты ябылган да инде.

Кием кибетләре ябылырга мөмкин...
Кием кибетләре ябылырга мөмкин...
Русиядә кием кибетләренең 20 процентка якыны 2035 елга ябылырга мөмкин. Аның сәбәбе "аңлы куллану" тренды булырга мөмкин. Бу хакта “Beinopen” мода индустриясен үстерү институтына нигез салучы, илкүләм технологик башлангычның “WearNet” эшче төркеме җитәкчесе Алексей Баженов белдерде.


Эксперт белдерүенчә, пандемия вакытында онлайн-сату күләме ике тапкыр арткан. Шул ук вакытта Интернетка күчәргә әзер булмау сәбәпле, кибетләрнең 40 процентка кадәре ябылган.


“Кулланучылар дөньясы аларның ябылуы белән үзгәрмәде, бу исә кешеләргә шундый кибетләрнең күп булуы һәм мондый күләмдә әйберләрнең кирәк түгеллеген раслады. “Wеarnet” ассоциациясе бәяләвенчә, бу җәһәттән 2035 елга Русиядә ритейлерларының тагын 20 проценты ябылачак”, — дип белдерде Баженов “РИА Новости”га.


Алексей Баженов, шулай ук, "аңлы куллану"га күчүнең арта баруын ассызыклый. Аерым алганда, кайбер эре брендлар иске әйберләрне яңадан эшкәртүне башлап җибәрү һәм бары тик экологик чиста материалларны гына файдалану турында игълан иттеләр инде.


Фото: rg62.info

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: