+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 ноябрь 2021, 09:06

"Кыз могҗиза белән генә исән калган"

Ырынбурда Башкортстан кызларын үтерү эше буенча яңа нечкәлекләр ачылды.

"Кыз могҗиза белән генә исән калган"
"Кыз могҗиза белән генә исән калган"

Башкортстаннан Гай шәһәрендә өч студентны рәхимсез үтерүне тикшерү дәвам итә. Җинаятьтә шикләнелүче Александр Лазарев турында яңа нечкәлекләр ачылды.

Исегезгә төшерәбез, сентябрь ахырында Ырынбур өлкәсе Гай шәһәрендә арендага алынган фатирда Башкортстаннан ике студентның гәүдәләре табылды. Тагын бер гәүдәне урамда таптылар. Җинаятьченең әлеге торакны яндырырга теләве дә билгеле.

Бердәнбер шикләнелүче элек хөкем ителгән Александр Лазарев булып чыкты. Ул кызлар яшәгән фатирга кереп, кызларны суйган һәм көчләгән. Дмитрий Анненков, Русия Тикшерү комитетының Ырынбург өлкәсе буенча криминалистика бүлеге башлыгы ир-атның башка шундый җинаятькә катнашы булырга мөмкинлеген белдерә. 2021 елның августында ул бер кызны көчләгән. Әмма зыян күргән кыз полициягә мөрәҗәгать итмәгән. Соңрак Александр корбанны үтерергә теләгәнен әйткән.

- Тикшерү барышында без тагын бер көчләүне ачыкладык. Лазарев 2021 елның июлендә иреккә чыга, ә августта "латент" булган көчләү була: зыян күрүче органнарга гариза бирмәгән. Кыз могҗиза белән генә үлемнән котылган. Соңгы күрсәтмәләрдә Лазарев аны да үтерергә теләвен, ләкин моңа нәрсәдер комачаулавын әйтте, - ди Русия Тикшерү комитетының Ырынбур өлкәсе буенча криминалистика бүлеге башлыгы Дмитрий Анненков.

Фото: bash.news

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: