+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 ноябрь 2021, 12:05

"Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт!"

Республика Башлыгы Радий Хәбиров эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

"Сезнең хезмәтегез хезмәткәрләрнең компетентлылыгы һәм батырлыгы нәтиҗәсендә җәмгыятьтә һәрвакыт югары абруйга ия. Кешеләр сезгә үз гомерләрен һәм сәламәтлекләрен ышанып тапшыра, сезнең теләсә нинди җинаятьчел гамәлләрне туктатырга, ил халкының тынычлыгын, иминлеген тәэмин итәргә әзер икәнегезне беләләр.

Сез хокук тәртибе сагында нык торасыз, гражданнарның законлы хокукларын тәэмин итәсез, тыныч тормышны яклыйсыз. Республика хакимияте һәрвакыт бу мөһим бурычларны хәл итүдә полиция ярдәмчесе булачак.

Эчке эшләр органнары хезмәткәре дигән мактаулы исем йөрткән һәркемгә намуслы хезмәте өчен тирән рәхмәтемне белдерәм. Ветераннарга аерым рәхмәт сүзләре. Сезнең һөнәри һәм тормыш тәҗрибәгез җинаятьчелеккә каршы көрәштә яшь буыннарны тәрбияләү, аларда патриотизм формалаштыру һәм Ватан алдында җаваплылык тәрбияләү өчен бик мөһим. Хөрмәтле иптәшләр, сезгә сәламәтлек, авыр хезмәтегездә уңышлар, тыныч күк йөзе теләп калам", - дигән ул.

"Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт!"
"Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт!"
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: