-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 ноябрь 2021, 11:36

Үтереп, бер ай балконда тоткан...

Гәүдә полиэтиленга төрелгән булган...

Үтереп, бер ай балконда тоткан...
Үтереп, бер ай балконда тоткан...

Уфаның Калинин районы суды 49 яшьлек ирне кулга алу турында карар чыгарган. Билгеле булуынча, ир кеше үтерүдә гаепләнә.

17 сентябрьдә ике ир урамда танышкан, һәм шикләнелүче зыян күрүчене үз өенә спиртлы эчемлек эчәргә чакырган. Бервакыт алар арасында низаг килеп чыккан. Фатир хуҗасы, металл торба алып, кунакның башына берничә тапкыр суккан. Алынган тән җәрәхәтләреннән ул шунда ук вафат булган. Берничә көннән соң җинаятьче, полиэтилен сатып алып, мәетне шунда төрә дә, өстенә известка сибеп, гәүдәне балконга яшерә.

30 сентябрьдә Уфада яшәүче хатын аның белән яшәгән 34 яшьлек ирнең югалуы турында гариза белән хокук сакчыларына мөрәҗәгать иткән. Ул ирнең 16 сентябрьдә чыгып киткәнен әйтә. Шуннан бирле ул аны күрмәгән. Хатын-кыз әйтүенчә, ирнең элек тә берничә көнгә югалып торганы булган, әмма ул һәрвакыт кире кайткан булган.

Җинаятьчегә 15 елга кадәр төрмә яный.

Фото: progorodnsk.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: