Уфада 8 ноябрьдән "Бердәм Русия" партиясенең "Безнең хәстәрлек" волонтерлык үзәге "Фарфор" рестораны белән берлектә "Кайнар төшке аш" акциясен башлап җибәрде. Көн саен колл-үзәккә мөрәҗәгать иткән картларга, прививка булмау сәбәпле, үзизоляциядәге 65+ категорияле өлкәннәргә, аз керемле, күпбалалы гаиләләргә көндезге ашлар илтәләр.
"Проектның төп миссиясе - җиңел булмаган чорда ярдәмгә мохтаҗ кешеләр турында кайгырту. Ярдәмгә мохтаҗ булган гражданнар категорияләре дә бар. Бу атнадан "Кайнар төшке аш" акциясе старт алды. "Фарфор" компаниясе безнең белән бергә пандемиянең беренче, икенче һәм өченче дулкыннары вакытында ярдәм итте", - диде "Бердәм Русия" партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров. - Акциягә кушылучы актив эшкуарларга, депутатларга рәхмәт белдерәсем килә, әле катнашмаганнарны кушылырга чакырам. Чыннан да, мондый ярдәм бик мөһим".
Рита Бондарь 30 елдан артык УМПОда француз теленнән тәрҗемәче булып эшләгән. Олы яшьтәге хатынга күршеләре генә булыша, балалары башка шәһәрләрдә яши.
"Кайнар төшке аш һәм килүегез, игътибар өчен рәхмәт. Ялгыз кешегә бу бик кыйммәтле", - ди өлкән яшьтәге хатын.
Исегезгә төшерәбез, “Бердәм Русия” партиясенең “Безнең хәстәрлек” волонтерлар үзәге 2020 елның мартында оештырылды. Ул Башкортстанның 25 эре волонтерлык оешмасын берләштерде.
Колл-үзәккә эш көннәрендә 9.00дән 18.00 сәгатькә кадәр бушлай 8-800-289-03 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Фото: "Бердәм Русия"