+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 ноябрь 2021, 12:20

Уфада шартлау

Уфада «Новойл» заводы территориясендә шартлау булды һәм янгын чыкты.

Уфада шартлау
Уфада шартлау



Гадәттән тыш хәлнең сәбәбе - гидрочистарту корылмасын торбаүткәргечкә тоташтырган урында продукт агып чыгу, дип хәбәр итәләр.

"Янгын таралу куркынычы юк. Шартлау булган урынга Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе начальнигы урынбасары Виталий Барзайкин барган. Технологик хәл тулысынча контрольдә", - дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Тирә-юнь районнарда яшәүчеләр завод территориясендә янгын чыкканнан соң көчле ялкынны күреп алган. Вакыйга урыныннан кадрлар социаль челтәрләрдә барлыкка килде.

Авария урынында күчмә химик-радиометрик лаборатория эшли. Һавадагы зарарлы матдәләрнең рөхсәт ителгән иң чик концентрацияләренең артуы ачыкланмады, дип өстәделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан идарәсендә.

«Башнефть»нең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу хәл төп җитештерү процессларына тоткарлык ясамаган.

"Новойл" заводы - Уфадагы дүрт эре нефть эшкәртү предприятиесенең берсе. Ул «Башнефть» («Роснефть») структурасына керә. Заводта нефтьне беренчел эшкәртү һәм зарарсызландыру процесслары бара. Предприятие бензин җитештерә, шул исәптән «Евро-6" стандартлыны. Үткән елда завод югары маркалы авиация ягулыгы чыгара башлады.

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: